Район Башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы урынбасары, Ютазы районындагы Республика профсоюз комитетының ышанычлы кешесе Зәкуан Ильясов җитәкчелегендә район профсоюз активының конференциясе узды.
Конференция барышында профсоюз хәрәкәтендә актив катнашкан хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.
Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм җәмәгать хезмәте күрсәтүнең Гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы карары нигезендә профсоюз әгъзаларының социаль-хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча актив җәмәгать эшчәнлеге өчен профсоюзның республика комитеты рәхмәте белән бүләкләнде:
- Илшат Зарипов - профсоюз әгъзасы, «Олимп» спорт мәктәбенең спорт буенча инструкторы.
Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең һәм җәмәгать хезмәте күрсәтүнең Гомумроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы карары нигезендә профсоюзга аның устав максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
- Профсоюз әгъзасы, Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов;
- Сергей Рузанов - профсоюз әгъзасы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;
- Рөстәм Абдурахманов - профсоюз әгъзасы, район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы;
- Руслан Якупов - профсоюз әгъзасы, Ютазы район Советының юридик бүлеге начальнигы;
- Зөлфия Әминова - профсоюз әгъзасы, җирлекләр белән эшләү бүлеге начальнигы;
- Сабина Сәетгәрәева - профсоюз әгъзасы, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе урынбасары;
- Валентина Борисова - профсоюз әгъзасы, район финанс-бюджет палатасының керемнәрне фаразлау һәм анализлау бүлеге баш белгече;
- Гөлназ Гыймаева - район башкарма комитетының беренчел профсоюз оешмасы рәисе, район башкарма комитетының оештыру бүлеге баш белгече.
Нәтиҗәле хезмәте, профсоюз эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Ютазы муниципаль районында профсоюз республика комитетының ышанычлы затының (профсоюз вәкиленең) Рәхмәт хаты белән бүләкләнде:
- Андрей Борисов – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
Роза Искәндәр