Бу тарихка кагылу, ата-бабаларыбызның батырлыклары турындагы истәлекне саклау һәм аларның эшен дәвам итү өчен уникаль шанс.
Сезнең һәрберегез бу бөек вакыйгага үз өлешен кертә, Җиңү көненең төп чараларын озата баручы команданың бер өлеше була, ветераннарыбызга хөрмәт һәм рәхмәт атмосферасы тудыра ала.
14 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем кушыла ала. Моның өчен сайтта гариза бирергә кирәк http://волонтерыпобеды.рф
Җиңү юбилеена Татарстанда барлыгы 6 мең волонтер әзерләнәчәк, шуңа күрә Татарстанның төрле районнарыннан дусларыңа, туганнарыңа җибәр.
Волонтерлык эшчәнлеге "Мәгариф" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.