Бүләкләр якыннарына карата җылылык, кайгырту һәм игътибарны гәүдәләндерә.
Үзләренең сюрпризларын табар өчен, Урыссу гимназиясенең 3 класс укучыларына «Кыш Бабайдан бүләкләр эзләп» дигән квест үтәргә туры килде. Балалар Яңарыш паркында бүләкләр эзләделәр һәм табышмакларны чиштеләр. Беренче табышмак аларны төп чыршы янына китерде, икенчесе — Төлке һәм Колобок фигуралары янына, өченчесе тау башында табылды, дүртенчесе машинада яшеренгән булып чыкты, ә соңгысын, бишенчесен алар сыйныфта таптылар. Нәкъ менә шунда егетләр үзләренең бүләкләрен тапты да инде. Уен күңелле һәм мавыктыргыч узды, ата-аналарның идеяләре һәм оештырулары нәтиҗәсендә.
Ютазы районы башлыгы Шәфигуллин Аяз Әдип улына һәм Башкарма комитет җитәкчесе Самонина Светлана Петровнага бүләкләр өчен балалар һәм ата-аналар рәхмәтләрен җиткерәләр! Яңа ел белән!