Тылсымлы бәйрәмгә балалар һәм аларның әти-әниләре чумды.
Күп кенә балалар матур бәйрәм киемнәреннән килделәр. Балалар Яңа ел тамашасыннан бик тәэсирләнделәр, Яңа ел җырларын җырладылар, матур чыршы тирәли биеделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Шигырьләр укыдылар, алар өчен балалар татлы призлар алдылар. Кыскасы, балалар әкияткә тулысынча чумдылар һәм чын күңелдән күңел ачтылар.
Чара азагында тамашада катнашучылар өчен әкият персонажлары белән фотосессия оештырылды. Һичшиксез, балалар канәгать булып киттеләр, ә ата-аналар мәдәният йорты хезмәткәрләренә бик яхшы ял иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
https://vk.com/wall-138073975_12644