Урыссу 3 мәктәбе укучылары Нагайцева Дарья һәм Әхмәтов Айзат «Ел таланты - 2024» Республика премиясенә лаек булдылар.
Премия мәктәп укучыларына - фән, сәнгать һәм спорт өлкәсендә республика конкурс чараларында җиңүчеләргә һәм призерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Премиягә 300 талантлы укучы кабул ителәчәк. Премия Казан шәһәренең "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында тапшырылачак.
Котлыйбыз!