Мәдәният учагы бинасы капиталь ремонттан соң шулкадәр үзгәргән ки, аны танып та булмый.
Сәхнәгә сәламләү сүзе белән менгән һәркем бу турыда кабатлап туймады. Исегезгә төшерәбез, 100 дән артык кеше яшәгән Салкын Чишмә авылы Кәрәкәшле авыл җирлегенә керә. Тантаналы чарага шулкадәр күп кеше җыелды ки, кем әйтмешли, алма төшәр урын юк иде. Бу аңлашыла да, чөнки яңартылган бинада клубтан тыш китапханә һәм ФАП та эшли. Ягъни бирегә кешеләр йөри, монда очрашалар, аралашалар, ял итәләр, культуралы ял итәләр һәм, кирәк булганда, табибка кадәр ярдәм алырга мөмкиннәр.
Авыл халкын бу вакыйга белән котларга район башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов килде. Ул район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән залда җыелганнарны якынлашып килүче Яңа ел, клуб ачылу белән котлады һәм дөньякүләм иминлек теләде. Бу кичне шулай ук район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова да изге теләкләрен җиткерде, ул ФАПка җирле халык профилактика максатларында гына йөрсен дип ассызыклады. Кәрәкәшле җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев төзелеш фирмасы вәкиленә грамота тапшырды, җирлекнең беренчел ветераннар оешмасы рәисе Гөлфирә Мөхетдинова Салкын Чишмә халкының бердәмлегенә аерым игътибар бирде.
Ә бәйрәм рухын, әлбәттә, район мәдәният йорты артистлары кертте. Аларның чыгышлары клубка шундый бердәм йөрүгә сәбәп булгандыр дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, үзенең көчле һәм матур вокалы белән тамашачыларны төзелеш фирмасы вәкиле дә гаҗәпләндерде.
Роза Әхмәдиева