Ютазы районында «Балачак вакыты» иҗат мастер-классы узды

2025 елның 7 феврале, җомга

1 нче Урыссу башлангыч мәктәбе волонтеры Тимофеев Әмир, гаиләгә һәм
балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече И.Х. Абашева
җитәкчелегендә, «Гаилә» милли проекты кысаларында йомшак пластилиннан
белән эшләү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Пластилинография - декоратив-гамәли сәнгать төре, пластилиннан
кәгазьдә яки картонда рәсем ясау. Пластилин белән шөгыльләнү - төсле
күләмле картиналар тудыру гына түгел, бәлки сәламәтлеге мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләр өчен бигрәк тә нәтиҗәле булган тулы канлы терапевтик
юнәлеш тә. Моннан тыш, лепка үз хисләреңне, куркуларыңны белдерергә
ярдәм итә.
Ютазы муниципаль районының «Гармония» үзәге карамагындагы
балалар мастер-класста беренче тапкыр үзләренең иҗади потенциалын
ачтылар. Эшне башкаруга барлык катнашучылар да зур кызыксыну һәм
тырышлык белән карадылар. Мавыктыргыч процесска чумып, укучылар
үзләренең хисләрен, хис-кичерешләрен, кәефләрен иҗат аша белдерергә
өйрәнделәр. Үз кулларың белән нәрсәдер булдыру - ул бернәрсә белән дә
чагыштырырлык булмаган аеруча рәхәтлек.
Хезмәт нәтиҗәсе уңай эмоцияләр, кулларның вак моторикасын
күнектерү һәм алга таба пластилин белән эшләү өчен мотивация булды.

Көндезге тору төркеме 2021 елдан бирле гаиләгә һәм балаларга социаль

ярдәм бүлекчәсе базасында эшли. Аның төп максаты - менталь
сәламәтлекләре бозылган инвалидларның ялын оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International