Сафинага бәхет елмайды - аның ике апасы бар.

2025 елның 7 феврале, җомга

Ютазы районында махсус хәрби операциядә катнашучы Рәфис
Әделгәрәевнең өченче кызы туган

Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган Рәфис Әделгәрәевнең
гаиләсендә туган кызчыкка Сәфинә дип исем кушканнар.
Әдылгәрәевлар гаиләсен бу шатлыклы вакыйга белән котларга дип район
башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния
Әминова килде. Бәхетле әти – әниләргә изге теләкләрен юллап, алар яңа
туган кызчыкка һәм аның әнисенә бүләкләр һәм чәчәк бәйләме
тапшырдылар. Аяз Шәфыйгуллин гаилә башлыгыннан район җитәкчелегенә

нинди сораулары бар, нинди ярдәм кирәк булуы белән кызыксынды. Район
башлыгы демография буенча вәзгыятьне яхшырту ихтыяҗын игътибарга
алып, яңа кеше тууны - зур вакыйга булуын ассызыклады.
- Иң мөһиме, - дип теләген белдерде Шәфыйгуллин, - өйгә исән-сау
кайтуыңны телим. Тормыш иптәшегез белән үз балаларыгызны үзегез
тәрбияләп үстерергә тиеш.
Әдылгәрәевләр хәзер өч кызлы булды. Сәфинә бик бәхетле бала, аны карарга
ике апасы – Валерия белән Амалия бар. Кояш нурлары белән тулы өйдә нәни
Сәфинә үзенең караватында мышный-мышный йоклый. Ә кызчык аз гына
тамак кырса да аның янына апасы Амалия йөгереп килеп тә җитә. Нәни
кызын кулына алган әтисенең күзләрендә шатлык һәм горурлык тойгылары
сизелеп тора иде. Ул кызы туу уңаеннан кыска вакытлы ялга кайткан, ә
тиздән аңа янә хәрби частька барырга туры киләчәк. Исегезгә төшерәбез,
Рәфис Әдылгәрәев махсус хәрби операцияга 2022 елның октябрендә
чакырылган иде. Ил-көннәребезгә тизрәк тынычлык килсен һәм барысы да
өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсын иде дигән теләк белән яшибез бүген
барыбыз да.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/keshelr/iutazy-raionynda-maxsus-xarbi-
operaciiada-katnasucy-rafis-adelgaraevnen-ocence-kyzy-tugan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International