«Олимп» спорт мәктәбенең Ютазы чаңгычылары-узышчылары командасы уңышлы чыгышларын дәвам итә

2025 елның 9 феврале, якшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә һәвәскәрләр арасында чаңгы ярышлары буенча
Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Тренер Таһир Вәгыйз улы Газдетлиновның тәрбиячесе, безнең атаклы
узышчыбыз Илмир Латыйпов 15 км дистанциядә скиатлонда ир-атлар

арасында алтын медаль яулады һәм 20-22 февральдә Ижевск шәһәрендә

узачак Россия беренчелегендә катнашу өчен ТР җыелма командасы
составына кертелде.
Илмир Латыйповны һәм аның тренерын зур казанышлары белән котлыйбыз!
Аларга бөтенроссия дәрәҗәсендә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/prodolzaiut-uspesnoe-vystuplenie-
komanda-iutazinskix-lyznikov-gonshhikov-ss-olimp

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International