Мәгълүматны бүлек җитәкчесе Зәрия Рәшитова бирде.
Районда халыкның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары төрле
түләүләр, субсидияләр, ташламалар һәм пособиеләр рәвешендә күрсәтелә.
2024 елдан дәүләт социаль ярдәме күрсәтү шартлары үзгәрде, хәзер бу
мәсьәләне караганда гражданнарның мөлкәти тәэмин ителеше исәпкә
алынмый.
Агымдагы елның 1 гыйнварына районда 1152 инвалид һәм 68 бала яши.
Тернәкләндерүнең техник чараларына мохтаҗ гражданнарга ярдәм күрсәтү
өчен узган елның декабрендә «Гармония» үзәге базасында ТСР прокаты
эшли башлады.
Хисап чорында тернәкләндерү үзәгенә 106 кеше җибәрелгән, шул исәптән 41
бала. Пенсионерларны шифаханә-курортта дәвалау өчен 33 юллама һәм 10
сертификат бирелгән, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә 29 сертификат
бирелгән. Районда 351 күп балалы гаилә яши, аларда 1125 бала тәрбияләнә.
«Гармония» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге узган ел 100 000 нән
артык социаль хезмәт күрсәткән. «Өлкән буын» милли проектын гамәлгә
ашыру кысаларында район медицина учреждениеләренә диспансеризация узу
өчен 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне китерү дәвам итә.
Докладта 2024 елга планнар турында мәгълүмат та яңгырады.
Социаль яклау бүлегенең эше район башлыгы тарафыннан уңай бәяләнде.
Киңәшмә эше кысаларында хезмәтләр һәм бүлекләр җитәкчеләре агымдагы
эш турында докладлар яңгырады, оператив һәм эпидемиологик вәзгыять
турында мәгълүмат яңгырады, алдагы атнага бурычлар куелды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/video/itogi-raboty-za-2024-god-otdela-socialnoi-
zashhity-obsudili-na-ezenedelnom-soveshhanii