Ел саен 8 февральдә дөнья яшь герой-антифашист көнен билгеләп үтә

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

Истәлекле көн уңаеннан Кәрәкәшле авыл китапханәсендә «Сугыш балалары
– Җиңү балалары» хәтер дәресе үткәрелде.

Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән
батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләге - Советлар Союзы Герое
исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләде. Хәтер дәресе
«Герой балалар» презентациясе видеосы күрсәтү һәм «Олы сугышның
кечкенә геройлары» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү белән
үрелеп барды. Балалар Сергей Алексеев әсәрләре, герой-пионерлар турында
китаплар сериясе, Бөек Ватан сугышы турында җыентыклар һәм башка
материаллар белән таныштылар.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obrazovanie/ezegodno-8-fevralia-mir-otmecaet-
den-iunogo-geroia-antifasista

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International