Марат Ильясовның туган авылында тернәкләндерү

2025 елның 1 феврале, шимбә

"Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге" Ютазы районына киләчәк.

Ютазы авылына әлеге үзәк район халкын сәламәтләндерү өчен киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, мобиль тернәкләндерү комплексын Татарстан
Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдир иткәннән соң,
республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мобиль тернәкләндерү
комплексының Казан шәһәренең 7 нче ДКБ мобиль поликлиникасы белән
тандемда эшләве турында карар кабул итте.
Моның өчен Казанның «7нче дәүләт клиник хастаханәсе» ДАССОның 8
ординаторы проект җитәкчесе Ютазы авылында туган Марат Ильясовтан
мобиль тернәкләндерү комплексында белем алды. Хәзерге вакытта да алар
алган белемнәрен, күнекмәләрен мохтаҗ кешеләр белән эшләгәндә актив
кулланалар.
Тернәкләндерү курсы башланыр алдыннан район халкы табиб һәм
комплекста урнаштырылган уникаль тренажерларны уйлап табучы белән
әңгәмә узачак һәм дәресләр өчен киңәшләр алачак. Һәм, әлбәттә, һәр дәрес
алдыннан температураны, пульсны һәм кан басымын үлчәү мәҗбүри, чөнки
врачның төп әмере: "Зыян китермә!».
Үзәккә килүчеләр тренажерларда үз мускулларын, буыннарын, очлыкларын
тырышып эшләргә мәҗбүр итәләр, ә аннары аларны физиотерапия
аппаратлары ярдәмендә йомшарталар.
Февраль башыннан үзәк Ютазы авылына килеп туктаячак һәм проект
җитәкчесе Марат Ильясовның балачагы, үсмерлеге һәм яшьлеге үткән әлеге
торак пунктта яшәүчеләргә ярдәм итәчәк.
Очрашу яңа елга кадәр үк башланды, анда проектны гамәлгә ашыруның
гомуми аспектлары турында фикер алыштылар. Ә яңа елның 20 гыйнварында
«Урыссу үзәк район хастаханәсе» ДАССОның Ютазы табиб амбулаториясе
территориясендә очраштылар, анда мобиль тернәкләндерү комплексы
урнашачак.Комплексны электр белән тәэмин итү, аның авылда урнашу сроклары,

мохтаҗ кешеләрне дәресләргә алып бару мөмкинлеге һәм гражданнар
җыенына алып бару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, анда Марат
Мөдәрисович үзенең тернәкләндерү өлкәсендәге яңалыгы турында сөйләде.
Проект Президент грантлары Фонды биргән Россия Федерациясе
Президенты грантыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.

Тулырак: https://yutazy.ru/news/zdravoohranenie/reabilitaciia-v-rodnom-sele-
marata-iliasova

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International