Рәсим Рәшит улы Подгорный бистәсендә туган. Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый, 1984 елдан 1986 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Рәсим Рәшит улы Оборона министрлыгы белән махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен килешү төзеде, Ватаныбызны яклау өчен башка бик күп патриотлар белән бер сафка басты.
Кызганычка каршы, 2024 елның 30 августында махсус хәрби операция барышында гвардия өлкән сержанты Гарипов Рәсим Рәшит улы һәлак булды. Безнең барыбыз өчен дә бу зур югалту.
Рәсим Рәшит улы - Россия һәм Татарстан Республикасы горурлыгы. Аның батырлыгы безнең хәтердә мәңгегә сакланачак, татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булачак.
Бүген без барыбыз да кайтарып булмаслык югалту аркасында кайгырабыз. Геройга мәңгелек дан!
https://vk.com/yazshafigullin?from=search