Хәрби бурыч - чын ирләрнең бурычы ул!

2025 елның 15 феврале, шимбә

Ватанны саклаучылар елында, хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы уңаеннан, укучылар хәрби хәрәкәтләр ветераны Әләм Фәхретдинов белән очрашты.

Әңгәмә вакытында ул хәрби бурычын үтәү белән бәйле авырлыклар һәм шатлыклар турында истәлекле мизгелләре белән уртаклашты. Ветеран Чечен кампаниясе, солдатларның хезмәте, үзенең хәрби бурычлары турында сөйләде, заманча хәрби хезмәткәрнең физик әзерлеге генә түгел, ә кискен ситуацияләрдә карарлар кабул итә белү өчен тирән белемгә дә ия булырга тиешлеген ассызыклап узды. Әләм Әнвәр улы шулай ук СВО зонасына һәм яңа танылган республикаларга гуманитар ярдәм белән барулары турында сөйләде, яшьләрне яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, Ватанны яратырга һәм Ватанны саклаучылар булырга әзерләнергә чакырды. Укучылар игътибар белән тыңладылар, тыныч халыкның совет солдатларына мөнәсәбәте һәм сугыш вакытында нинди хисләр кичерүе турында сораулар бирделәр. Очрашу азагында алар СВО катнашучылары өчен хатлар яздылар.


Тулырак: https://yutazy.ru/news/nastavnicestvo/voinskii-dolg-eto-udel-nastoiashhix-muzcin

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International