Бүген без Ватаныбызны саклаучы Абдуллин Рөстәм Фәнис улын соңгы юлга озаттык

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Рөстәм Фәнис улы Иске Урыссу авылында туып үскән. Иске Урыссу
мәктәбен тәмамлагач, ул 124 нче һөнәр училищесына укырга керә.

2024 елның 2 августында Рөстәм Оборона министрлыгы белән контракт
төзеде һәм махсус хәрби операция уздыру зонасына хезмәт итәргә китте. Ул
үз Ватанын сакларга әзер булган башка патриотлар белән бер рәткә басты.
Аның хезмәте танк полкының штурм подразделениесендә үтә.
Кызганычка каршы, 2024 елның 2 октябрендә махсус хәрби операция
барышында Рөстәм Фәнис улы һәлак булды.
Рөстәмнең кадерле туганнары һәм якыннары, кайгыгызны уртаклашуыбызны
кабул итегез. Ул Россиянең һәм Ютазы районының горурлыгы. Аның
батырлыгы безнең хәтердә мәңгегә калачак һәм татарстанлыларның күп
буыннары өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булачак. Бүген без
барыбыз да кайтарып булмаслык югалту өчен кайгырабыз.
Геройга мәңгелек дан!
https://vk.com/urussu_official

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International