Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Ютазы үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ составына керүче Димтамак авыл китапханәсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» IX Төбәкара акциясендә катнашты.
Акция Ростов өлкәсенең Красносулин районы үзәк китапханәсе инициативасы белән оештырылды һәм танылган биолог-галим һәм балалар язучысы Нина Михайловна Павлова иҗатын популярлаштыруга юнәлдерелде.
Акция кысаларында китапханәдә Димтамак төп гомуми белем мәктәбе укучылары өчен әдәби сәгать узды. Китапханәче балаларны Нина Павлованың биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, аның балалар әдәбиятына һәм фәненә керткән өлеше турында сөйләде. Балалар язучының тормышы турында кызыксынып тыңладылар, ә аннары аның әсәрләре мотивлары буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.
Чара Нина Павлова хикәяләрен кычкырып уку белән тәмамланды. Акциядә катнашучылар бергәләп «Обиды мышонка» һәм «Крылатка-Неудачница» кебек әсәрләрне укыдылар, алар күңел ачу гына түгел, ә балаларны яхшылыкка, үзара ярдәмләшүгә һәм табигатькә мәхәббәткә дә өйрәтәләр.