Туган тел атналыгы кысаларында Иске Урыссу мәктәбенең башлангыч
сыйныф укучылары өчен «Татар теле — Татарстан Республикасының дәүләт
теле» дигән тематик дәрес үткәрелде.
Чара барышында укучылар "татар телендә иң яхшы укучы", "татар җырларын
иң яхшы башкаручы", "татар музыкасына иң яхшы биюче пар" һәм
"Татарстан тарихы белгече" кебек төрле конкурсларда катнаштылар.
"Татар телендә иң яхшы укучы" конкурсында 3 класс укучысы Мәрданова
Динә җиңү яулады. "Иң яхшы татар җырларын башкаручы" номинациясендә
беренче урынны шул ук сыйныф укучысы Самира Миңнебаева алды. Иң
яхшы биючеләр исеменә 2 класс укучылары Әхмәрова Аиша һәм Ильясов
Адель лаек булдылар. Ә Татарстан тарихын белү бәйгесендә 4 класс укучысы
Рәфыйков Рияз җиңүче булды.
Мондый чаралар балаларга туган телләрен һәм мәдәниятләрен яхшырак
белергә ярдәм итеп кенә калмый, ә бәлки аларның иҗади сәләтләрен үстерүгә
дә ярдәм итә. Конкурсларда катнашу укучыларга үз сәләтләрен күрсәтергә,
шулай ук туган як традицияләре һәм тарихы белән кызыксынуны ныгытырга
мөмкинлек бирә.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/konkursyi/v-ramkax-nedeli-rodnogo-iazyka-