Безнең ТИҮ һәрвакыт хәрәкәттә

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

Урыссу бистәсендәге дүрт ТИҮ активистлары чаңгы юлына бастылар һәм
спорт ялында берләшүнең хезмәт десантындагы кебек мавыктыргыч булуын
аңладылар.

«Хәрәкәт» (рәисе Татьяна Кукунина), «Ленинское» (Андрей Хворонов),
«Горьковское» (Татьяна Брыль) һәм «Каримовский» (Резеда Хәмидуллина)
территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре узып баручы кышның
гүзәллеген тотарга булдылар. Чаңгыда үз көчләрен һәм спорт күнекмәләрен
сынап, территориаль иҗтимагый үзидарә командасы өстәл артында урын
алды. Шашлык, салат, хәтта ипи дә бу көнне аеруча тәмле иде. Бу тормыш
тәме дип атала кебек.

Роза Әхмәдиева

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/nasi-tosovcy-vsegda-v-dvizenii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International