«Геройларны үстерәбез» проектын гамәлгә ашыру кысаларында чик
сакчылары берлеге әгъзалары өчен булачак СВО музеена экскурсия
оештырылды
Кунакларга Урыссу гимназиясенең ата-аналар комитеты һәм уку йорты
администрациясенең «Белем» Россия җәмгыятенең Ата-аналар бергәлеге
инициативалары конкурсында җиңгәннән соң проектны актив гамәлгә
ашыруга керешүләре турында сөйләделәр. Проектка ярдәм итү сыйфатында 1
миллион сум күләмендә грант алынган.
«Геройларны үстерәбез» проекты махсус хәрби операциягә багышланган
мәктәп музеен булдыруга юнәлдерелгән. Музей өчен бина әзерләнгән, ә
беренче җиһазлар, шул исәптән музей витриналары, кыска фокуслы
проекторлы мобиль интерактив такта, видеокамера һәм микрофоннар
гимназиягә китерелгән. Бу музей булдыру юлында мөһим адым, ул
укучыларны патриотик тәрбияләү үзәге булачак.
Алда әле эш күп: экспонатлар җыю буенча тикшеренү эшләре алып барырга,
экскурсияләр һәм батырлык дәресләре оештырырга кирәк. Әмма проект
командасы энтузиазм белән тулы һәм яңа чакыруларга әзер. СВО музее
геройлар турындагы истәлекне саклау урыны гына түгел, үсеп килүче буын
өчен мөһим белем бирү ресурсы да булачак.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/rastim-geroev-v-urussinskoi-
gimnazii-sozdaetsia-muzei-svo