Бүген «Геройлар үстерәбез» проекты кысаларында Урыссу гимназиясендә
батырлык дәресе булды
Чара махсус хәрби операция Герое — хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган
гвардия капитаны Илдар Сәйфуллин истәлегенә багышланды.
Батырлык дәресенә геройның әтисе Илдус Сәйфуллин чакырылган иде. Ул
улы турындагы истәлекләре белән уртаклашты, аның тормышы, характеры
һәм кыюлыгы, максатчанлыгы кебек мөһим сыйфатлары турында сөйләде.
Илдар Сәйфуллин Көнбатыш хәрби округының беренче гвардия танк
армиясенең аерым мотоукчылар бригадасының комендант ротасы командиры
булып хезмәт итте. 33 яшендә ул Харьков өлкәсе территориясендә
иптәшләрен коткарып һәлак була.
Күрсәткән батырлыгы өчен Илдар Сәйфуллин үлгәннән соң Батырлык
ордены белән бүләкләнде. Аның батырлыгы чын патриотизм һәм Ватанга
фидакарь хезмәт үрнәге булды.
«Геройлар үстерәбез» проекты СВО геройларына багышланган мәктәп
музеен булдыруга һәм яшь буында Ватанны саклаучыларга хөрмәт
тәрбияләргә ярдәм итүче батырлык дәресләре уздыруга юнәлдерелгән. Моңа охшаш батырлык дәресләре тынычлык һәм ил иминлеге өчен гомерләрен
биргән кешеләрнең хәтерен саклауның мөһимлеген искә төшерә.
Без Илдар Сәйфуллин кебек чын геройлар һәм киләчәк буыннар өчен
батырлык үрнәге булган якташларыбыз белән горурланабыз.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/rastim-geroev-v-urussinskoi-
gimnazii-prosel-urok-muzestva-v-pamiat-o-geroe-svo-ildare-saifulline