"Славян" һәм "Тукай" ТОСлары актив уеннар һәм эстафеталар оештырды
Ватанны саклаучылар көненә "Славян" һәм "Тукай" территориаль иҗтимагый
үзидарәләре бергәләп Гайдар исемендәге мәйдан территориясендә бәйрәм
программасын әзерләделәр һәм тормышка ашырдылар. Чарада төрле яшьтәге
балалы гаиләләр актив катнашты.
Катнашучылар өчен төрле эстафета конкурслары, шулай ук актив уеннар
әзерләнде, җиңүчеләр кызыксындыру призлары алды. Бәйрәм бик шат
күңелле үтте, һәм барлык катнашучылар үткәрелгән вакыттан канәгать
булуларын белдерделәр.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/semeinyi-prazdnik-ko-dniu-zashhitnika-
otecestva