"Җиңүгә 80 адым" проекты-безнең һәрберебез өчен Бөек Ватан сугышы
тарихына чуму, ата-бабаларыбыз ирешкән Бөек җиңүләрнең әһәмиятен тою
һәм киләчәк буыннар өчен бу истәлекне саклау өчен уникаль мөмкинлек.
Ватанны саклаучылар көне, Ватанны саклаучылар елы, Җиңүнең 80 еллыгы
һәм патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Советлар Союзы Герое Шәрипов
исемендәге мәктәп отряды яшь армиячеләре, шулай ук «тарихны
саклаучылар» хәрәкәте активистлары Җиңү флагы белән йөреш
оештырдылар. Укучылар кулы белән ясалган бу флаг буыннар бәйләнешен
һәм геройларыбызның батырлыгына ихтирамны гәүдәләндерә.
«Җиңүгә 80 адым» проектында катнашу Урыссуның 3нче мәктәбе
укучыларының тормышында мөһим этап булачак, илебез һәм аның
геройлары өчен горурлык хисен ныгытачак, шулай ук шундый зур бәягә
яуланган тынычлык һәм ирекнең кадерен белергә өйрәтәчәк. Тарихи хәтерне
саклау һәм аны киләчәк буыннарга тапшыру өчен безгә кушылыгыз!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/k-80-letiiu-velikoi-pobedy/80-sagov-k-pobede-
soxranim-pamiat-o-velikoi-otecestvennoi-voine