Ижауда узган Россия чемпионатында Ютазы районы чаңгычысы 6 нчы урынны алды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

2025 елның 19-23 февралендә Ижауда һәвәскәрләр арасында чаңгы
ярышлары буенча Россия чемпионаты узды.

Ярышларда илнең 37 төбәгеннән командалар катнашты, алар Удмуртиянең
чаңгы трассаларында ярыштылар.
«Олимп» спорт мәктәбе чаңгычылары-узышчылары Бөтенроссия
стартларында Татарстанны лаеклы тәкъдим иттеләр. Илмир Латыйпов,
Татарстан җыелма командасының эстафета командасы составында чыгыш
ясап (4×5 км), 6 нчы урынны алды.
Илмирны һәм аның тренер-укытучысы Т. В. Гыйзетдиновны бу зур
казанышлары белән котлыйбыз! Мондый масштаблы чарада катнашу-ул инде
зур уңыш, ә иң яхшылар алтылыгына керү - чын горурлык өчен сәбәп.
Молодец!
Алга таба җиңүләр һәм яңа спорт биеклекләре телибез!

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/lyznik-iz-iutazinskogo-raiona-zanial-6-e-
mesto-na-cempionate-rossii-v-izevske

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International