Ветераннар арасында волейбол - Россия спорты даны өчен

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

«Олимп» спорт комплексында Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы
«Өченче буын» вәкилләре арасында волейбол буенча ярышлар уза.

Ярыш Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Советлар Союзы Герое Фатыйх
Шәрипов истәлегенә багышлана. Үз муниципалитетлары данын Әлмәт,
Сарман, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы, Чирмешән һәм Ютазы
районнарыннан җитештерү ветераннары, һәвәскәр спортчылар яклады. Менә
алар строевой адымнар белән парадка чыктылар, Россия һәм Татарстан
гимннары астында сафка тезелделәр, дәүләт флагларына тигезлек
сакладылар. Ярышларда катнашучыларга район башкарма комитеты
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, район
ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова һәм Әлмәт районы ветераннар
советы рәисе урынбасары Клара Минһаҗева изге теләкләр юлладылар.
Николай Гребенюк башкаруында Владимир Высоцкийның шаян җыры
ярышларга бәйрәм рухы өстәде. Ниһаять, ярышларның баш хөкемдары
Газинур Гәрәев ярыш кагыйдәләре белән таныштырды һәм спортчылар уенга
керештеләр. Һәр командада көндәшлек рухы һәм җиңүгә омтылыш сизелә
иде. Әлбәттә, иң көчлесе җиңәр. Ярышлар дәвам итә. Нәтиҗәләр турында
бераз соңрак хәбәр итәрбез.

Роза Әхмәдиева

Тулырак: https://yutazy.ru/news/sport/voleibol-sredi-veteranov-vo-slavu-

rossiiskogo-sporta

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International