Патриотик тәрбия һәм туган тел декадасы кысаларында Бәйрәкә урта
мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда «Батырлык — рухи матурлык»
дигән батырлык дәресе үткәрелде.
Музей отряды җитәкчесе Фәнисә Фәнис кызы Садыйкова укучыларга милли
тәрбия, туган якка, туган авылга, әти-әниләргә хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеге
турында сөйләде.
Чара укучыларда ватанпәрвәрлек һәм кече ватаныбыз өчен горурлык хисе
тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Укучылар чын батырлыкның сугыш кырындагы батырлыкларда гына түгел, ә көндәлек тормышта —
якыннарыбыз турында кайгыртуда, гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм туган
җиребезне яратуда да чагылуын белделәр.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/video/urok-muzestva-geroizm-eto-duxovnaia-
krasota-prosel-v-muzee-bairiakinskoi-skoly