«Аҗаган» Бөтенроссия хәрби-спорт уены

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

«Аҗаган» Бөтенроссия хәрби-спорт уены – Урыссу гимназиясенең 8-11
сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч ярыш.

Чараның ачылышы билгеләнгән сценарий буенча узды: гомуми корылма,
анда командалар әзерлек турында хисап тотты, ә судьялар коллегиясе
аларның әзерлеген бәяләде.
Уен барышында катнашучыларга төрле конкурсларда үзләренең
осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтергә туры килде.
Оештыручылар ассызыклаганча, "Аҗаган" хәрби-патриотик уены физик көч
һәм үткен акыл формалашуга гына түгел, ә югары әхлакый сыйфатлар:
җаваплылык, командада эшли белү, патриотизм һәм кыюлык формалашуга
да ярдәм итә.
Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз, аларга яңа казанышлар һәм
җиңүләр телибез!

Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/vserossiiskaia-voenno-sportivnaia-
igra-zarnica

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International