«Барысын да белергә телим» танып белү чарасы кысаларында балалар
үзләренең белемнәрен төрле өлкәләрдә тикшерә алдылар.
Уен берничә тематик раундтан торды: «Разминка», «Табигать», «Ватанны
саклаучылар елы», «Әдәби геройларның исемнәре» һәм «Барысы турында да
аз-азлап».
Һәр команда киң күзаллауны гына түгел, логик фикерләү, фикер йөртү һәм үз
җавапларын дәлилләү сәләтен дә күрсәтте. Катнашучыларның бердәмлеге
уенның мөһим элементы булды: үзара ярдәмләшү, дуслык һәм командада
эшли белү балаларга уңышларга ирешергә ярдәм итте.Нәтиҗә ясап, уенның төп нәтиҗәсе җиңүдән бигрәк уңай эмоцияләр, аралашу
һәм уртак эш тәҗрибәсе булды дип әйтергә була. Мондый чаралар балаларга
интеллектуаль сәләтләрен үстерергә һәм команда рухын ныгытырга ярдәм
итә.
Интеллектуаль уеннар-мантыйкны, эрудицияне үстерү һәм командада
эшләргә өйрәнүнең менә дигән ысулы!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/konkursyi/intellektualnaia-igra-xocu-vse-znat-
skolniki-proverili-svoi-znaniia-i-umeniia