Ютазыда КВН: ике көн юмор, шаяртулар һәм матур чыгышлар

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Икенче ел рәттән «Атлант» клубында КВН фестивале уза, анда Ютазы районының төрле почмакларыннан командалар җыела.

Быел чарада Казаннан «Әйдә Шаярт КВН» командасы катнашты, алар үзләре белән татар телендә күңел күтәренкелеге һәм ялкынлы юмор алып килделәр.

Фестивальнең беренче көне әзерләнүгә багышланды: тәҗрибәле спикерлар катнашучыларга мәзәкләр уйлап табарга, миниатюралар эшләргә һәм музыкаль озата баруны сайларга булыштылар. Икенче көн репетицияләрдә һәм кичке концертка әзерләнүдә узды, анда командалар үз номерларын тамашачылар һәм жюри хөкеменә тәкъдим итте.

Чыгышларны жюри вәкилләре бәяләде:

Ютазы муниципаль районының "Беренчеләр хәрәкәте" рәисе;

Яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары;

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

Фестиваль нәтиҗәләре түбәндәгечә бүленде:

Өченче урынга Иске Урыссу һәм Кәрәкәшле авыллары командасы чыкты.

Икенче урынга Әбсәләм авылы командасы чыкты.

🥇 Берtнче урынны «Урыссу гимназиясе» һәм Кече Урыссу авыллары җыелма командалары, шулай ук Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы бүлеште.

Гран-прины Иске Каразирек авылы командасы яулады.

Фестиваль күңел ачу, көлү һәм якты хисләр атмосферасында узды, катнашучыларда һәм тамашачыларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

КВН-көлү генә түгел, иҗади потенциалны ачу мөмкинлеге дә ул!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International