1 март көнне Баулыда 14 һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.
Ярышлар Баулы районы Башлыгы призына оештырылды һәм бөтен республикадан яшь спортчыларны җыйды.
"Олимп" спорт мәктәбе укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, берничә призлы урын яуладылар:
Даниил Сәлимҗанов — 68 кг кадәр авырлык категориясендә 1 урын.
Рәсүл Шәфиков - 32 кг кадәр авырлык категориясендә 2 нче урын.
Альберт Хаҗиев - 62 кг кадәр авырлык категориясендә 2 нче урын.
Камал Шәйхетдинов - 68 кг кадәр авырлык категориясендә 3 нче урын.
Яшь спортчыларыбызны лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм тренер-укытучылар Тимур Марс улы Борһановка һәм Айрат Рәшит улы Хәмитовка һөнәри осталыклары һәм егетләрне әзерләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Грек-рим көрәше - спорт кына түгел, характер һәм дисциплина мәктәбе дә ул!