Масленица - борынгы славян бәйрәме, ул безгә мәҗүси мәдәнияттән килгән һәм христиан динен кабул иткәннән соң сакланып калган.
Көрәш Бүләк авыл клубы мөдире Май чабу атнасы календаре, аның белән бәйле гореф-гадәтләр турында сөйләде. Моннан тыш, кунаклар ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, шигырьләрен, җырларын, табышмакларын һәм мәкальләрен искә төшерделәр, конкурсларда катнаштылар.
Һәм әлбәттә инде традиция буенча, хуш исле чәй һәм тәмле коймак белән сыйлау.