Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары, сезне һөнәри бәйрәмегез – халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Торак-коммуналь өлкә - икътисадның иң катлаулы тармакларыннан берсе. Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышы күбесенчә сездән, сезнең белемегездән һәм күнекмәләрегездән, эшкә битараф булмаган мөнәсәбәтегездән тора.
Сез йортларга ямь өстисез, учреждениеләрнең тотрыклы эшләвен тәэмин итәсез, Ютазы районын төзекләндерәсез, матуррак, яхшырак итәсез.
Бу бәйрәм көнендә районыбызның торак-коммуналь хуҗалык һәм көнкүреш хезмәте өлкәсендәге барлык хезмәткәрләренә катлаулы һәм бик мөһим хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, уңышлар һәм рәхмәтле кешеләр телим!
Район башлыгы
А. Ә. Шәфигуллин