Баскетбол буенча турнир нәтиҗәләре

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, Узган шимбәдә Урыссу бистәсенең «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында Павел Горбунов истәлегенә багышланган баскетбол турниры узды.

 

Ярыш йомгаклары буенча беренче урынны Октябрьский шәһәре укучылары командасы алды, икенче урында – Урыссу шәһәренең 3 нче мәктәбе, өченче урында – Урыссу шәһәренең 2 нче мәктәбе һәм дүртенче урында – Урыссу гимназиясе.

Конкурслар: "мәйданчык үзәгеннән ыргыту" - Ярослав Горбачев; "3 -очколы" - Элина Бадыкшина; "штрафлы" - Залия Хөсәенова. Баскетбол осталыгы конкурсы: Алинә Нигъмәтуллина, Амаль Мирсаяпов һәм Тимерлан Әхмәтшин.

Номинацияләр: Кирилл Бондарь - иң яхшы уенчы, Әмир Камалдинов - иң яхшы үзәк уенчы, Кирилл Сухоруков – иң яхшы сакчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International