Маскировка челтәрендә куллар җылысы

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Маскировка челтәрләре - яшерү өчен корал гына түгел, бу безнең сугышчыларга бүләк итә алырлык кайгырту һәм ярдәм символы.

 

Алар хәрби техника, корал, сугышчылар һәм башка стратегик мөһим объектларны маскировкалау өчен кулланыла. Мондый челтәрнең һәр ячейкасы кул белән үрелә, һәм бу процесска хезмәт кенә түгел, ә кеше кулларының җылысы, ихлас кайгырту һәм солдатларыбызны яклауга ышаныч та салына. Нәкъ менә шуңа күрә мондый ятьмә яшеренү генә түгел, ә теләсә кайсы бронядан да ышанычлырак була ала торган чын саклау чарасына әверелә.

 

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында сугышчыларыбыз өчен маскировка челтәрләре булдыру буенча тырышып эш алып барыла. Бу күп көч, сабырлык һәм тырышлык таләп итә торган процесс, әмма аның мөһимлеген бәяләп бетереп булмый. Маскировка челтәрләре техниканы һәм позицияләрне дошманнан яшереп кенә калмый, ә безнең яклаучыларның гомерләрен дә коткара. Фронтта алар һава кебек кирәк: ятьмәләр өзелә, туздырыла һәм утта янып бетә, шуңа күрә аларның запасын даими тулыландырырга кирәк.

 

Бүген безнең һәрберебез бу уртак эшкә үз өлешен кертә ала. Беркем дә читтә калмый. Без солдатларыбызга ярдәм итү өчен барлык мөмкин булган ресурсларны — шәхси хезмәттән алып матди ярдәмгә кадәр мобилизациялибез. Бәйләнгән һәр ячейка, һәр эш сәгате - җиңүгә таба бер адым. Сугышчыларыбызга ярдәм итеп, без аларның яклавын ныгытып кына калмыйбыз, күптән көтелгән, җиңү көнен якынайтабыз.

 

Бергә без барысын да булдыра алабыз. Без бергәләп Җиңүне якынайтабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International