«Чебурашка» проекты тәмамланмый, чөнки ул игелек һәм үзара ярдәмләшү белән тулы киләчәк тормышыбызга ныклы нигез салды.
Беренчеләр календаре һәм "Игелекле эшләр көне" акциясе чаралары кысаларында бүген озатуга 20 "геройлар өчен Татлы Бокс" һәм башка гуманитар ярдәм әзерләнгән. Һәр шундый бокс - ул тәм-томнар гына түгел, ә без сакчыларыбызга җибәргән җылылык һәм кайгырту өлеше.
Бу проект кешеләрне берләштерә, хәтта кечкенә генә игелекле эшләр дә дөньяны яхшы якка үзгәртә ала, дип искәртә. Без илебезне саклаучыларга ярдәм итүне дәвам итәбез, һәм без бергәләп тагын да күбрәк эшли алачагыбызга ышанабыз.