Урыссу гимназиясе укучысы татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы призеры булды

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Урыссу гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Нәзифә Садыйкова рус телендә белем алучы мәктәп укучылары өчен туган (татар) әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау этабы призеры булды.

 

Бу Нәзифә өчен генә түгел, бөтен гимназия өчен дә әһәмиятле казаныш. Аның уңышы - тырыш хезмәт, туган телне һәм әдәбиятны ярату, шулай ук педагоглар һәм ата-аналар ярдәме нәтиҗәсе. 

 

Нәзифәне лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Аңа укуда һәм иҗатта зур казанышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International