Бәйрәм алдыннан Урыссу гимназиясенең актлар залында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Әлеге һөнәри бәйрәм гадәттәгечә якшәмбе көнне, 16 мартта билгеләп үтелә, һәм бу дата алдыннан Ютазы районында яшәүчеләрнең уңайлылыгын һәм иминлеген тәэмин итүчеләрне хөрмәтләделәр.
Тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән Ютазы муниципаль районы Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Зәкуан Ильясов котлады. Үзенең сәламләү чыгышында ул торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре хезмәтенең һәм көнкүреш хезмәте күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады:
"Бүгенге көндә тормышыбызны күз алдына китереп булмый торган өлкә. Торак-коммуналь хуҗалыкта һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдә иң мөһиме — районыбыз халкының һәм кунакларының иминлеге алардан тора торган квалификацияле кадрлар".
Чара кысаларында көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды. Аларның хезмәтенә рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
Район мәдәният йорты солистларының һәм иҗат коллективларының, шулай ук Урыссу балалар сәнгать мәктәбе укучыларының матур концерт номерлары бәйрәм рухын тудырды. Аларның чыгышлары чараның лаеклы бизәге булды.
Торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм авыр хезмәтегездә уңышлар телибез!
Фотогалерея: https://vk.com/album515409633_309029256