Урыссу мәктәбендә Советлар Союзы Героена багышланган Батырлык дәресе узды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Бүген Урыссу бистәсенең 2 санлы мәктәбендә #уруссинскаясош2 Бөек Җиңүнең 80-еллыгын каршылау уңаеннан райоыныбыз горурлыгы, Советлар Союзы Герое Шәрипов Фатых Зариф улын искә алу уңаеннан Батырлык дәресе узды. Әлеге чара районның ветераннар Советы белән берлектә оештырылды. Архив җитәкчесе Лилия Гәрәева Герой турында сакланучы фотодокументлар, истәлекләр белән күргәзмә оештырган булса, районыбызның мактаулы ветераны, ветеран-укытучы, озак еллар район ветераннар Советы рәисе булып торган, бүгенге көндә актив яшәү рәвеше алып баручы мөхтәрәм кеше Зоя Глушкова укучыларга Геройның тормыш юлы, эшчәнлеге, батырлыклары турында сөйләде. Азактан ул укучылардан сораштыру уздырды. Чара күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International