Һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Бәйрәкә мәктәбе укучылары Азнакай политехник техникумы вәкилләре белән очраштылар.
Кунаклар укучыларга техникумда алырга мөмкин булган белгечлекләр, шулай ук укырга керү һәм уку шартлары турында сөйләделәр.
Техникум төп гомуми белем базасында (9 сыйныф) аттестатның уртача баллы нигезендә җыя. Гаризаны шәхсән дә, дистанцион рәвештә дә бирергә мөмкин. Кабул итү комиссиясе 2025 елның 20 июненнән 15 августына кадәр эшли башлый. Буш урыннар булган очракта документлар кабул итү агымдагы елның 25 ноябренә кадәр озайтылырга мөмкин.
Мондый очрашулар укучыларга булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайларга, һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында белергә һәм тормышларының киләсе этабына әзерләнергә ярдәм итә.