Лаеклы бүләкләр үз геройларын тапты

2025 елның 18 марты, сишәмбе

Атналык оператив киңәшмә күңелле миссия — бүләкләү тантанасыннан башланды

 

Ютазы районы башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов лаеклы бүләкләр тапшырды:

«Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе (тренеры Зарина Мифтахова) Арман Якуповка 100 метрга аркада йөзү буенча 59,90 нәтиҗә белән «Россия спорт мастерына кандидат» разрядын үтәгәне һәм «Акватика» олимпия резервы республика спорт мәктәбенең ун еллыгына багышланган йөзү буенча республика ярышларында 3 урын өчен. Арман диплом, медаль һәм спорт мастерына кандидат билгесе алды. Яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта җиңүләр телибез!

Подгорный бистәсе ветераннар (пенсионерлар) советының беренчел оешмасы рәисе Әлфирә Әхмәтвәлиевага актив тормыш позициясе, районда ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүе, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга риясыз ярдәме өчен һәм юбилей уңаеннан! Битараф булмавыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International