Ютазы районы администрациясе Урыссу халкын йорт яны территорияләрендә чүп чыгаруны тыю турында кисәтә

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының административ комиссиясе Урыссу халкына территорияне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерә.


 

2019 елның 23 декабрендәге 23 номерлы Урыссу шәһәр тибындагы поселогы Советы карары белән расланган Кагыйдәләрнең 15.11.3 пункты 3 пунктчасы нигезендә йорт яны территорияләрендә калдыкларны һәм чүп-чарны ташлау тыела.


 

Чүп-чар бары тик расланган график буенча җыела торган чүп ташучы машиналарга гына ташланырга тиеш. Бу график поселокның барлык халкына җиткерелде, һәм аны үтәү һәркем өчен мәҗбүри.


 

Бүгенге көндә күпфатирлы йортларның кайбер ишегалларында видеокамералар урнаштырылган. Чүп-чарны тиешсез вакытта яисә тиешсез урыннарда чыгарганда теркәлгән затлар Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турында кодексының 3.6 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак.


 

Административ комиссия бистәдә яшәүчеләрне билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә чакыра. Килеп туган сораулар буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: пгт. Урыссу, Пушкин ур., 38 йорт, 217 кабинет (2 кат).


 

Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү - һәр кешенең безнең бистәнең уңайлылыгына һәм чисталыгына керткән өлеше ул!


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/poleznoe/administraciia-iutazinskogo-raiona-preduprezdaet-zitelei-urussu-o-zaprete-vybrosa-musora-na-pridomov


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International