Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында район мәктәпләрендә Батырлык дәресләре уздыру дәвам итә. Бүген мондый очрашу Урыссу гимназиясенең 8 сыйныф укучылары өчен үткәрелде.
Чара героик үткәннәрне хәтердә саклап калу һәм үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисе һәм үз тарихына хөрмәт тәрбияләү максатында оештырылды.
Педагогик хезмәт ветераны, районның мактаулы ветераны Зоя Глушкова районыбызның бердәнбер Советлар Союзы Герое Фатих Зарипович Шәриповның тормыш юлы һәм батырлыклары турында сөйләде. Архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева мәктәп укучылары өчен уникаль күргәзмә әзерләде, анда Фатыйх Шәриповның тормышы һәм батырлыклары турындагы истәлекләр, фотодокументлар тәкъдим ителде.
Чара азагында алган белемнәрен ныгыту өчен укучылар арасында сораштыру үткәрелде.
Дәрес азагында укучылар Бөек Ватан сугышы елларында рус халкының азатлыгы өчен сугышкан бабалары турында сөйләделәр. Батырлык дәресе традицион коллектив фотога төшү белән тәмамланды.
Аннары гимназия укытучылары һәм укучылары кунакларны күптән түгел генә махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә оештырылган мәктәп музеена чакырдылар. Укучылар үзләренең әтиләре, абыйлары, сугышчыларга ничек ярдәм итүләре турында горурланып сөйләделәр.