Өч социаль объектка – район мәдәният йортына, Урыссу балалар сәнгать мәктәбенә һәм 2 нче Урыссу мәктәбенә капиталь ремонт эшләре активлаша.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре вакытында бер мәгариф учреждениесе һәм ике мәдәният учреждениесе башка биналарда эшли. Район мәдәният йортында эчке диварларны демонтажлау, бизәү эшләре төгәлләнгән диярлек.…
- Барлык инженерлык челтәрләрен дә алыштыру планлаштырыла, – дип билгеләп үтте район мәдәният йорты директоры Николай Гребенюк, - җылыту, су белән тәэмин итү системаларын. Тәрәзәләр, ишекләр, идән өслекләре яңартылачак. Якын киләчәктә, тиешле республика программасы кысаларында акча кергән саен, 400 урынлык концерт залы өчен аерым бина төзеләчәк. Ул мәдәният йортының арткы ишегалдында урнашачак. Алда фасадны һәм түбәне ремонтлау тора.
- Объект кайчан файдалануга тапшырылачак?
- Тапшыру срогы - быел җәй ахырына.
Сәнгать мәктәбендә һәм икенче мәктәптә ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Әйтик, Урыссуның 2нче мәктәбендә эчке эшләр белән беррәттән түбә алыштыру эшләре дә алып барыла. Шулай итеп, яңа уку елына әлеге учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр яңартылган биналарга керәчәкләр.
Моннан тыш, районда ябык теннис манежы төзелә. Ә безнең төбәкнең төп төзелеш мәйданчыгы итеп Урыссу бистәсе белән күрше Октябрьский шәһәре арасында Ык елгасы аша яңа күпер (узган гасырның кырыгынчы елларыннан бирле хезмәт иткән) салуны атарга мөмкин. Ягъни Татарстан белән Башкортстан арасында.
Роза Әхмәдиева
Тулырак: https://yutazy.ru/news/infrastruktura/v-trex-socialnyx-obieektax-polnym-xodom-idet-kapremont