Ютазы район советының IV чакырылыш чираттан тыш утырышында депутатлар кайбер мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
Район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Закуан Ильясов җитәкчелегендә узган утырыш эшендә район Советының депутатлар корпусы көн тәртибендәге биш мәсьәләне раслады. Алар барысы да алдан даими комиссия утырышы барышында каралды. Депутатлар Урыссу авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен; Урыссу авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү, шулай ук Ютазы район Советының даими комиссияләре составын үзгәртүгә, шулай ук Ютазы муниципаль районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составын үзгәртүгә бәйле кайбер мәсьәләләр расландылар.
Беренче ике мәсьәлә Урыссу бистәсе янындагы җирләрнең чикләрен киңәйтү – җир кишәрлекләрен Иске Урыссу авылы торак пункты чикләренә күп балалы гаиләләр һәм авыл җирендә эшләүче белгечләр өчен индивидуаль төзелешләр өчен 15 га мәйданлы җир кишәрлекләре кертү зарурлыгына бәйле.
Роза Әхмәдиева
Тулырак: https://yutazy.ru/news/obschestvo/granicy-sela-starye-urussu-neskolko-rassiriatsia