Район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының муниципаль этабында катнаштылар.
Ярышларда көндәшлек рухы, азарт, зирәклек хөкемсөрде. Балалар тактика, стратегия һәм интеллектуаль ярышлар элементларын җиңел үтәделәр. Командалар тормышта һичшиксез кирәк булачак күп кенә дисциплиналарның нигезләрен белүләрен күрсәттеләр. Чараны «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлеге, шулай ук мәгариф бүлеге һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.
- Бу уенда, - дип билгеләп үтте «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе Советы рәисе Гөлчәчәк Макуева, - анда кече звено вәкилләре - «Россия бөркете» катнашты. Якын киләчәктә "Аҗаган" урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен дә оештырылачак.
Уеннар барышында барысы да бертигез дәрәҗәдә спортчан һәм интеллектуаль яктан белемле булды. Әмма ярыш-ярыш инде. Уен нәтиҗәләре буенча призерлар һәм җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урынны 3 нче Урыссу мәктәбе командасы алды, икенче урынны гимназия һәм өченче урынны башлангыч мәктәп алды. "Аҗаган"ны ябу һәм балаларны хөрмәтләү тантанасына рәис ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәте советы рәисе Тимур Сөләйманов килде, район башлыгы урынбасары Зәкуан Ильясов һәм башкалар катнашты. Тимур Сөләйманов җыелган укучыларга җәмгыятьтә актив гражданлык позициясе алып баруның, белемнәрне кыю үзләштерүнең һәм аларны киләчәктә, мөстәкыйль тормышта кулланырга өйрәнүнең мөһимлеген тагын бер кат искәртте. Ахырда ул призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын җитәкләде.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/znay-nashikh/urussu-olimp-privetstvoval-ucastnikov-zarnicy