Башкортстан Республикасының Бакалы авылында, бакалылы-герчеләр, Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбиләре истәлегенә багышланган гер спорты буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Олимп» спорт мәктәбе укучылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм төрле авырлык категорияләрендә призлы урыннар алдылар.
40 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урынга Шадрин Ярослав чыкты.
48 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын — Шайбаков Радель.
73 кг га кадәр авырлык категориясендә икенче урында — Галактионов Давид.
53 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынга Галимова Гөлназ чыкты.
Барлык спортчылар да тренер Зәбиров Руслан Рамилевич тәрбияләнүчеләре, ул да ярышларда катнашып, 85 кг га кадәр авырлык категориясендә беренче урынны яулады.
Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт карьераларында уңышлар телибез!