«Без бергә» федераль проекты кысаларында «Яшьләр һәм балалар» милли проектын гамәлгә ашыру үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән. "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы белгечләре Форпост үзәге белән берлектә 2 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен "Югары үрләргә 3 адым" дип исемләнгән эшлекле уен үткәрделәр.
Уенның максаты - яшүсмерләрдә һәм яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешенә, психоактив матдәләр кулланудан баш тартуга мотивация формалаштыру һәм ныгыту.
Балаларны өч командага бүлделәр, дәүләтне торгызу буенча берничә биремне үтәргә һәм наркотикларны булдырмау һәм профилактикалау буенча указлар кабул итәргә кирәк иде. Беренче этапта балаларга төрле юнәлешләр буенча биш министрлык төзергә кирәк иде. Икенче этапта наркоманияне профилактикалау буенча указлар чыгарырга, ә өченчесендә мәктәпләрдә яшүсмерләр өчен профилактика буенча нәтиҗәле метод булырлык заманча формалар һәм методлар эшләргә.
Балалар процесста бик кызыксынып катнаштылар. Мондый диалоглар ярдәмендә без укучыларга белем бирү процессларына үзләрен эшчәнлеккә җәлеп итү өчен кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк булган профилактика чараларын кертергә ярдәм итәбез.