Куркынычсыз язгы каникуллар: балалар һәм ата-аналар өчен кагыйдәләр

2025 елның 24 марты, дүшәмбе

Менә күптән көтелгән язгы каникул чоры килеп җитте!


 

Мәктәп укучыларының ял итү, урамда йөрү һәм дуслары белән аралашу өчен күбрәк вакыты барлыкка килде. Әмма каникуллар һәлакәтләрсез узсын өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту мөһим.


 

Балалар өчен төп тәкъдимнәр:

1. Юл һәм транспорт. Машина юлында игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.

2. Чит кешеләр белән аралашу. Чит кешеләр белән сөйләшмәгез, аларның үтенечләренә җавап бирмәгез һәм чит машиналарга утырмагыз.

3. Уеннар өчен урыннар. Бушлыклардан, чүплекләрдән, ташландык биналардан һәм юллар янындагы территорияләрдән сакланыгыз.

4. Ата-аналарга мәгълүмат бирү. Кая баруыгызны әти-әниегезгә һәрвакыт хәбәр итегез.

5. Һава. Туңудан яки артык җылынудан саклану өчен сезон буенча киенегез.

6. Йорт куркынычсызлыгы. Үткен предметлар, электр приборлары һәм ут белән сак булыгыз.

7. Сулыклар. Бозлы елгаларга һәм күлләргә якын килмәгез, бозда шумагыз.

8. Боз һәм кар. Кар яисә боз төшмәсен өчен биналарга якын бармагыз.


 

Ата-аналар өчен белешмә:

- Балаларның буш вакытын контрольдә тотыгыз.

- Юл хәрәкәте, янгын куркынычсызлыгы һәм электр приборлары белән эш итү кагыйдәләрен исегезгә төшерегез.

- Язгы ташу вакытында юка боз өстендә һәм сулыклар янында булу куркынычын аңлатыгыз.

- Балаларның таныш булмаган кешеләр белән аралашуын чикләгез.

- Балалар 22:00 сәгатьтән соң урамда булмасын.


 

Бик мөһим!

Ата-аналар каникул вакытында балаларының тормышы һәм сәламәтлеге өчен тулы җаваплылык тоталар. Аларның куркынычсызлыгына игътибар итегез, ял һәлакәтсез узсын.


 

Язгы каникуллар якты, файдалы һәм куркынычсыз булсын!


 


 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/poleznaia-informaciia/bezopasnye-vesennie-kanikuly-pravila-dlia-detei-i-roditelei

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International