Хөрмәтле Ютазы районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

2025 елның 25 марты, сишәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез - мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!


 

Нәтиҗәле һәм кешеләргә кирәкле хезмәтегез, даими иҗади эзләнүегез, районыбызның мәдәни традицияләрен киләчәктә дә сакларга һәм арттырырга әзер булуыгыз өчен ихлас рәхмәт сүзләрен кабул итегез.


 

Сез - иҗади һәм шат күңелле, энергияле һәм кабатланмас, үз эшенә чиксез бирелгән кешеләр. Сезнең хезмәтегез бәяләп бетергесез, сез һәрвакыт күз алдында: кешеләргә бәйрәм тудырасыз, район халкына милли мәдәниятнең чын чыганакларына ияләшергә, анда иң кыйммәтле әйберләрне күрергә ярдәм итәсез.


 

Көндәлек тырыш хезмәтегез һәм камилләш омтылышыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.


 

Сезгә сәламәтлек, бәхет, оптимизм һәм яңа иҗади җиңүләр телим!


 

Район башлыгы


 

А. Ә. Шәфигуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International