2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Гармонияле үсеш алган шәхес тәрбияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру башланды. Аның максаты-балалар һәм яшьләр арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү. «Атлант» яшүсмерләр-яшьләр клубында Ютазы муниципаль районының өлкән сыйныф укучылары арасында интеллектуаль уен-дебат узды. Уенда районыбызның 10 мәктәбеннән 8-11 сыйныфлар катнашты. "Читтән караш" дебатлары - ул дискуссиянең үзенчәлекле формасын тәкъдим итүче интеллектуаль уен, ул үз астында билгеле бер темаларга фикер каршылыклары турында фикер алышуны күздә тота. Бу юлы без профилактика темаларына кагылдык: буллинг, хокукка каршы гамәлләр кылу, коррупция, зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм суицидаль тәртип.
Дебатлар өч раундтан торды:
- спикерлар чыгышы
- аркылы сораулар
- жюридан сораулар
Бәяләү критерие ярдәмендә жюри һәр критерий буенча 5 баллы шкала буенча баллар куйды.
Клубта иң актуаль сорауларга кызу бәхәсләр хөкем сөрде. Балалар куелган тезислар турында аеруча ашкынып фикер алыштылар һәм үз фикерләрен исбатладылар. Мондый чаралар үткәрү, үсеп килүче буында тәнкыйди фикерләү, стратегик фикерләү, үз карашыңны яклый белү сәләтен үстерүгә ярдәм итәм. Болар барысы да гадәти әйберләргә икенче яктан карарга мөмкинлек бирә.