Ютазы районында "Тоннель!" рейды үткәрелде

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре 2025 елның 25 мартында Урыссу-Октябрьский-Әбсәләм-Уба автомобиль юлының 4 км рейд үткәрде.


 

Рейдның максаты - юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, транспорт чараларының үтә торган урыннарында юл хәрәкәтен контрольдә тоту, җинаятьләр һәм хокук бозулар кылган өчен эзләнүче затларны ачыклау.


 

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 75 автомашина тикшерелгән, 6 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган. 3 машина йөртүче автомобильләрне куркынычсызлык каешын кулланмыйча йөрткән, 2 автомобильнең алгы ян пыялаларына үтә күренмәлелекне начарайта торган пленка куелган (тонировка). 1 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы җәяүле тарафыннан теркәлгән.


 

2025 елның 1 гыйнварыннан 24 мартына кадәр Ютазы районында 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше җәрәхәтләнгән, 1 кеше һәлак булган.


 

19 мартта 20 сәгать 30 минутта Азнакай-Ютаза-М5 автомобиль юлының 45 чакрымында билгесез транспорт чарасын йөртүче тәүлекнең караңгы вакытында киемендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган килеш юлда булган җәяүлене бәрдергән. Җәяүле юл-транспорт һәлакәте урынында вафат була.


 

Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә җәяүлене бәрдергән, Октябрьск шәһәрендә яшәүче транспорт чарасын йөртүче билгеләнде. Транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылган, юл-транспорт һәлакәте факты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге тикшерү төркеме тарафыннан тикшерү үткәрелә.


 

Әгәр дә Сез машина йөртүченең исерек хәлдә яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә идарә итүен күрсәгез, сез бу мәгълүматны Ютазы эчке эшләр министрлыгының кизү частенә 2-66-02 яки 02 телефоны буенча хәбәр итә аласыз. Шулай ук «Ютазы районы Госавтоинспекциясе» Телеграм-каналында аноним боттан файдаланырга мөмкин.


 

Илмир Абдуллин Ютазы ОГАИ башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы


 

 

Тулырак: https://yutazy.ru/news/gibdd-inform/v-iutazinskom-raione-proveden-reid-tonnel-1742980313

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International